28 апрель 2015 яңалыклары
-
Якташыбыз күренекле татар прозаигы һәм җәмәгать эшлеклесе Вакыйф Нуруллинга 80 яшь
Вакыйф Нуруллин хакында сүз чыкса, без еш кына аны әдәбиятта үз урыны, үз йөзе булган прозаик дип атыйбыз. Бай тарихы, зур традицияләре, танылган классиклары, талантлы прозаиклары булган әдәбиятта В.Нуруллин үз урынын, үз йөзен тапкан икән, бу- зур нәрсә. В.Нуруллин иҗатын кызыклы һәм үзенчәлекле иткән сыйфатлар хакында сөйләгәндә, аның әсәрләренең гади...
-
Ракка каршы кура җиләге бик нәтиҗәле көрәшә икән
Кура җиләге организмдагы рак күзәнәкләрен юкка чыгарырга сәләтле, имеш. Американың Клемсон университеты галимнәре хайваннарда тәҗрибә үткәргәннән соң шундый фикергә килгән. Хайваннарга кура җиләгенең сыгынтысын биргәннән соң яман шеш күзәнәкләренең 90 %ы юкка чыккан.
-
Безнең кызлар черлидинг буенча икенче урын яулаганнар (ФОТО)
25 апрель көнне Казан шәһәрендә черлидинг буенча Татарстан республикасының ачык чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.
-
Көрәш карарга килегез!
3 май көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы Ветераны Фәйзрахман Набиуллин истәлегенә районара татарча көрәш турниры була.
-
Балык Бистәсендә "паспорт өстәле" эш сәгәтен үзгәрткән
Татарстан Республикасы буенча Федерал миграцион идарәнең Балык бистәсе районы территориаль пунктының гражданнарны кабул итү графигы үзгәрде: